+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 09:47

Картәтисен янган мунчадан алып чыкмакчы булган...

Александр Бастрыкин алты яшьлек малайны үлгәннән соң "Батырлык һәм кыюлык" медале белән бүләкләде.

Александр Бастрыкин алты яшьлек малайны үлгәннән соң "Батырлык һәм кыюлык" медале белән бүләкләде.
Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Карелиядәге янгын вакытында картәтисен коткарырга теләгән алты яшьлек малайны үлгәннән соң "Батырлык һәм кыюлык" медале белән бүләкләде, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
30 августта Карелиядә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә, алты яшьлек малай пешеп үлә. Бала тәненең 90 проценттан артыгы пешкән. Ул көнне дачада малай бабасы белән бергә мунчага бара. Өлкән яшьтәге ир мич якканда аңын югалта. Бала картәтисен мунчадан тартып чыгармакчы була, ләкин ут-ялкын аның үзенә каба.
Бабасы һәлак була, ә оныгы Республика балалар дәваханәсенә китерелә. Соңрак баланы Түбән Новгородның Пешүләр үзәгенә күчерәләр, тик аны анда да коткарып кала алмыйлар.
Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Святославның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашуын җиткергән, шулай ук баланы коткару өчен чаралар күргән табибларга рәхмәт белдергән.
"Кечкенә Святославның батырлыгы һәм лаеклы гамәле мәңгегә безнең хәтердә калачак һәм үсеп килүче буын өчен үрнәк булачак", - дигән ул.
Читайте нас