+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 04:33

Коллекторлар белән закон телендә сөйләшегез!

Бурычка акча алып тору — табигый хәл. Хәзер бирелгән сумманың процент ставкасына гына яшәүчеләр дә аз түгел. Заманында һәр урам чаты саен урнашкан микрозайм “нокта”лары көчкә очын-очка ялгап яшәп дөнья көткәннәрне бөтенләй мөлкәтсез калдыра язды.

Бурычка акча алып тору — табигый хәл. Хәзер бирелгән сумманың процент ставкасына гына яшәүчеләр дә аз түгел. Заманында һәр урам чаты саен урнашкан микрозайм “нокта”лары көчкә очын-очка ялгап яшәп дөнья көткәннәрне бөтенләй мөлкәтсез калдыра язды.

Тормышта төрле хәлләр булгалый. Алган акчаны вакытында кайтарып бирә алмаган вакытлар да була. Андыйлар белән “көрәшү” өчен “вышибал” дигән яңа “һөнәр” ияләре барлыкка килде. Гадиләштереп әйткәндә, алар — бурычка бирелгән акчаны хуҗасына кайтарып алырга ярдәм итүчеләр. Бурычын вакытында түли алмаганнар яисә түләүне тоткарлаганнар белән озак сөйләшеп тормый иде алар.

“Кыргый базар” чорыннан соңгы яңа Русия тарихында аларны коллекторлар алыштырды. Боларның эшчәнлеге закон кысаларында көйләнә. Әмма аларның нинди хокукларга ия булуы турында күпләр хәбәрдар түгел. Куркыту, шантаж белән янаучы коллекторлар әле дә бар. Аларның банк, яки шәхси һәм юридик берәмлекләргә кайтарып бирелгән бурыч акчалары процентларына яшәве максатка ирешүдә төрле юллар кулланырга мәҗбүр итә.

Алган акчасын вакытында түли алмаучы кеше коллекторлар белән очрашканда (аралашканда) үзенең хокукларын беләме? Эшен усал нияттә башкарган коллекторларны җавапка тарттырып буламы?


Эшчәнлекләре ничек көйләнә?


Кредитыгызны, бурычыгызны вакытында түли алмаган очракларда бу турыда кредит оешмаларына озакка сузмыйча хәбәр итү яхшырак булачак. Финанс кытлыгы булуын дәлилләгәндә, гадәттә, алар кеше хәленә керергә тырыша. Банклар, мәсәлән, гаризагызга ярашлы, банкка бурыч түләү графигын яисә түләнәсе сумма күләмен үзгәртә ала. Әгәр кредит учреждениеләре мондый шартларга риза булмый икән, борчылмагыз. Алар коллекторларга мөрәҗәгать иткән очракта да законны узып эш итә алмый.

Коллекторларның бурычларны кайтарып алу эшчәнлеге закон кысаларында билгеләнгән һәм чикләнгән. 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән “Физик берәмлекләрнең вакытында түли алмаган бурычларын түләү барышында аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турында”гы 230 санлы Федераль законда һәм “Микрофинанс эшчәнлек һәм микрофинанс оешмасы турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Законда коллектор эшчәнлегенең төп принциплары бәян ителә.


Кайсы очракларда “бимазалый” алалар?


Коллекторларга үз бурычларын түләмәгән кешегә:

— тәүлегенә — бер

— атнасына — ике

— аена сигез тапкырдан да күбрәк телефоннан шалтырату тыела.

Шәхси очрашу атнасына бер тапкырдан артмаска тиеш. Коллекторларга, шулай ук, бурычын түли алмаган кеше белән эш көннәрендә кичке 22 сәгатьтән иртәнге 8гә кадәр булган вакыт аралыгында, ял көн­нә­рендә кичке 20 сәгатьтән иртәнге тугызга кадәр аралашу тыела.

Бурычын түли алмаган кешегә номеры күрсәтелми торган телефоннан шалтыратырга, аңа карата физик көч кулланырга, куркытырга, сәламәтлегенә һәм аның шәхси милкенә зыян китерергә, психологик басым ясарга, ниндидер аңлаешсыз һәм билгесез хәлдә калдырырга да ярамый.

Игътибар. Акылга зәгыйфь булган кешеләрдән, шулай ук, хастаханәләрдә дәваланып ятучы I группа инвалидлардан, балигъ булмаганнардан бурычларны түләттерергә тырышу катгый тыела.


Аралашудан баш тартырга мөмкинме?


Бурычын вакытында кайтарып бирә алмаучыларның рөхсәте булмаганда коллекторның түләнелмәгән бурыч турында башкаларга хәбәр итү хокукы юк. Бурычлы турында ниндидер шәхси мәгълүматлар, сумма күләме турында, шулай ук, коллектор беркайчан да читләргә белдермәскә тиеш.

Законга ярашлы, бурычын вакытында түли алмаучы кеше кредитор һәм коллектор белән аралашудан баш тартырга хокуклы. Әмма моның өчен башта нотариус аша яисә адресатка тапшырылуы турындагы белдерүле заказлы хат белән тиешле гариза язып җибәрергә, яки гаризаны расписка белән тапшырырга кирәк.

Белешмә. Вакытында тү­ләнел­мәгән бурыч акчасын кайтару мәсьәләләре буенча заемщик белән шөгыльләнергә бары тик кредит оешмалары һәм Госреестрга кер­телгән, закон кысаларында билге­ләнгән та­ләпләргә җавап биргән һәм бу эшкә хокуклары булган һөнәри белгечләрнең генә хокукы бар.


Рәсми эшләвен ачыклагыз!


Коллектор буларак, шәхси берәмлекләр һәм компанияләр коллекторлар агентлыгы реестрында теркәлмәгән икән, бу аларның законсыз эшчәнлеге турында сөйли.

Әгәр сез түләргә тиешле бурыч турында кисәтү белән сезгә кемдер шалтырата икән, иң башта аларның кем булуы, кайсы компаниядә эшләве белән кызыксыныгыз.

Сезнең янга килгән очракта, әлбәттә, исем-фамилиясен сорагыз, эшләгән урыны, вазыйфасы белән таныштырсын. Аннары, коллектор буларак, очрашучы турындагы әлеге мәгълүматларны ФССП (Федераль суд приставлары хезмәте) сайтында тикшерергә һәм бу коллекторны сезгә җибәрүче компаниягә шәхсән шалтыратырга кирәк. Әлеге сайтта коллекторлар эшчәнлеге аерым бүлектә бирелгән.


Аларга да җаваплылык каралган!


Закон бозган очракта, коллекторларны җаваплылыкка тарттыру чаралары да бар. Моның өчен җинаять, гражданлык-хокукый һәм административ җаваплылык каралган.

m Коллекторларны, вәкаләтләрен арттыраган очракта, РФ Җинаять кодексының 163 статьясы буенча (янап, куркытып алучы – “Вымогательство”) җинаять җаваплылыгына тарттырырга мөмкин. Моның өчен җинаять эше ачуны сорап гариза язарга кирәк. Әлбәттә, буш һәм ялган сүзләрдән сак булыгыз. Гариза язарга нигез булсын өчен коллекторның акча средстволарын кайтарып бирүне таләп итүендә сезгә тәгаен куркыныч белән янавы күрсәтелергә тиеш. Ул сезнең тормышыгызга, сәламәтлегегезгә һәм эшчәнлек репутациясенә ниндидер куркыту белән янаганда әлеге закон сезне яклый ала. Әгәр коллекторның сезне куркыту очрагында шаһитлар табылса – тагын да яхшырак. Аудио һәм видеоҗиһазлар файдалану да хәерле.

m РФ Җинаять кодексының 330 статьясы буенча да коллекторны җаваплылыкка тарттырып була. Анысы башбаштаклык белән бәйле. Ягъни, коллектор үзе теләгәнчә, законда яисә норматив хокукый актларда билгеләнмәгән юллар белән эш иткән очракта, аларның мондый эшчәнлеге оешма, яки гражданнар тарафыннан дәгъва белдерелсә, җитди зыян китерелсә — югарыда телгә алынган статья буенча җавап бирәчәк. Аңлаеш­лырак итеп әйткәндә, мәсәлән, суд карарына кадәр үк сезнең бурычыгыз коллекторларга “сатылса” — тапшырылса һәм алар сезне эзәрлекли башлаган очракта, бу хәлне башбаштаклык дип бәяләргә мөмкин. Әмма шуны да истән чыгармагыз: коллекторларның мондый эшчән­легенең сезгә ни дәрәҗәдә зыян салуы исәпкә алынырга тиеш. Шуңа күрә һәр очрак аерым өйрәнелергә һәм хокукый бәя алырга тиеш.

m Коллекторны, шулай ук, РФ Җинаять кодексының 330 статьясының 2нче өлеше (“Самоуправство”) буенча да җаваплылыкка тарттыру шарты бар. Анда коллектор тарафыннан көч куллану яисә куллану белән куркыткан өчен җаваплылык каралган.

m РФ Гражданнар кодексының 152нче статьясы да (“Угроза чести и достоинству”) кешенең намусын һәм дәрәҗәсен төшерүгә юнәлтелгән гамәлләр өчен җавап бирүне күз уңында тота. Һәр гражданин, үзенең намусы, дәрәҗәсе һәм репутациясе төшерелгән очракта, әгәр мондый мәгълүматларны таратучы кеше үзенең хаклы булуын раслый алмаганда, судка мөрәҗәгать итеп ул хәбәрләрнең дөрес түгеллеген таләп итә ала.


Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Читайте нас