+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2019, 09:23

Тәрбияче ата-аналардан акча җыйдырган

Бу гамәле өчен аны җавапка тарттырачаклар.

Бу гамәле өчен аны җавапка тарттырачаклар.
Казандагы балалар бакчаларының берсендә эшләүче тәрбияченең мәҗбүри рәвештә акча җыю очрагы буенча тикшерү үткәрелде, дип хәбәр итә Казан шәһәренең Киров районы прокуратурасы.
Мөрәҗәгать итүченең сүзләренә караганда, балалар бакчасы тәрбиячесе ата-аналардан уку әсбаплары сатып алуга 250 сум акча бирүне, шулай ук балалар өчен канцелярия товарлары: альбомнар, пластилин, төсле кәгазь һәм катыргы сатып алуны таләп иткән. Хатын үз дәлилләренә мессенджерда язышу скриншотларын ныгыткан. Тәрбияченең акча җыю өчен җаваплы кешесе булган.
Прокуратура фикеренчә, тәрбияченең гамәлләре законсыз. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарыннан акча мәҗбүри җыелган.
Читайте нас