Авиалайнер 11 сентябрь көнне гадәттән тыш хәлгә юлыккан, ул Канаданың Абботсфорд шәһәреннән Эдмонтонга очкан. Самолет двигателе бер төркем кыр казларын суырып алган, пассажирлар иллюминатордан чыккан ялкынны күргән һәм үзләренең якыннарына саубуллашу хатлары да җибәрергә өлгергән булганнар. Күпләр моның соңгы очыш булуына инанган. Тик, бәхеткә каршы, самолет вакытында уңышлы гына җиргә төшеп утырган һәм бөтен пассажирлар да исән калган. Алар шулай ук билет өчен тотылган чыгымнарын да кире кайтарып алганнар, дип яза matbugat.ru.