Тиздән полиция хезмәткәрләре эт урынына дуңгыз ияртеп йөриячәк.
Хокук саклау органнары шул хакта уйлана башлаган. Бу хайваннар полиция хезмәткәрләренә наркотиклар эзләргә ярдәм итәчәк икән.
Дуңгызларның борыны искә бик сизгер. Шул рәвешле, алар этләрне дә алмаштыра ала. Чит илләрдә дуңгызлар белән әйбер эзләү гадәти хәлгә әверелгән инде. Әйтик, АКШта полиция хезмәткәрләре алар ярдәмендә наркотиклар эзли башлаган.
Франциядә исә дуңгызлар кыйммәтле трюфель гөмбәләре табарга ярдәм итә.