+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 сентябрь 2019, 13:47

Аена 430 мең сум хезмәт хакы аласың киләме?

Бар андый эш урыны! Русиянең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы әлеге вакытта илебездә иң югары хезмәт хакы түләнә торган һөнәрне атаган. Бу балык тоту сәнәгате җиһазларын ремонтлау буенча механик эше. Аңа 430 мең сум хезмәт хакы билгеләнгән.

Күп акча вәгъдә ителгән вакансияләрдә икенче урында самолет пилоты һәм күмер чыгару сәнәгате тармагында участок җитәкчесе эше. Аларга аена 330 мең сум түләргә әзерләр.
Шул ук вакытта мондый вакансияләр бар: сәүдә өлкәсендә коммерция директоры һәм кунакханә мөдире - 290 мең сум, нефть һәм газ сәнәгатендә программист - 270 мең сум, спортчы-инструктор - 250 мең сум, төзелеш тармагында эретеп ябыштыручы 210 мең сум хезмәт хакына исәп тота ала.
Их! Булсын иде барыбызга да шундый хезмәт хаклары!
Читайте нас