Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары кышка - ягып җылыту чорына әзер, дип белдерде республика Хөкүмәте вице-премьер урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Борис Беляев Хөкүмәт утырышында.
Аның сүзләренә караганда, быел кышка әзерлек һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өчен 7,9 миллиард сумнан артык акча бүленгән.
Шуларның 5,261 миллиард сумы - 2 268 күпфатирлы йортны капиталь ремонтлауга. Шул ук вакытта 330 меңнән артык кеше торак шартларын яхшыртачак. 1,634 миллиард сум — 42 коммуналь объект төзелешенә һәм реконструкцияләүгә, 626 миллион сум 13 торак пунктында 2 мең фатирны индивидуаль җылытуга күчерүгә юнәлтелгән.