Уфада шаурма белән агуланучылар саны арткан. Кичә шәһәрнең йогышлы авырулар дәваханәсенә әлеге азыкны ашап агуланган тагын бер хатын-кыз китерелгән. Шулай итеп, бүгенге көнгә шаурмадан зыян күрүчеләр саны 16га җиткән, аларның 5се - балалар.
Агуланучылар барысы да шаурманы Сипайлово бистәсендә урнашкан туклану ноктасыннан (бистро) алган. Аларның кайберләре дәваханәгә бик авыр хәлдә китерелгән.
Тикшерү комитеты агулану эзеннән җинаять эше кузгаткан. Урамнардагы фастфуд әзерләүче башка нокталарда да тикшерү бара.