+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 сентябрь 2019, 10:38

Унынчы каттан сикереп, бала өстенә килеп төшкән

53 яшьлек ир гомере белән хушлашырга ниятли. Моның өчен ул унынчы каттан сикерә һәм сигез айлык бала йоклап яткан коляска өстенә килеп төшә...

53 яшьлек ир гомере белән хушлашырга ниятли. Моның өчен ул унынчы каттан сикерә һәм сигез айлык бала йоклап яткан коляска өстенә килеп төшә...
Аракы сөременнән айный алмаган ир депрессиядән интеккән була. Югыйсә эше дә бар — каравылчы. Ләкин барыбер яшисе килми. Һәм аракы парлары тәэсирендә ул шушы карарга килә. Кызганычка каршы, ир сикергән тәрәзә янында бер яшь ана баласы белән йөргән була. Авыр гәүдә килеп төшүдән коляска чәрдәкләнеп оча.
Ә менә нарасый исән кала. Мәскәү табиблары аның тәнендә берничә күгәргән урын гына тапкан.
Каравылчы шул урында җан биргән.
Яшәүдән туясыз икән, сезнең эш. Иң мөһиме, бер гөнаһсыз кешеләрне, бигрәк тә яши дә башламаган сабыйларны, үзегез белән ияртмәгез.
Читайте нас