Авыргазы районында булган бу хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
"Башкортостан" теле-радиокомпаниясе хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә ялгыз әби яшәгән йортка карак бәреп кергән. Ул күзенә ташланган әйберләрне җыеп чыгып барганда, хуҗабикәне күреп калган.
Пычак белән янап, карчыкны көчләгәч, ир урланган әйберләре белән чыгып тайган. Әмма ерак китә алмаган - хокук саклаучылар кулына эләккән.
Хәзер җинаять эше кузгатылган һәм аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Мондый статья белән төрмәгә эләгү куркыныч, диләр. Исеңә төшәр, соң булыр...