Жанна Фрискеның әтисе Владимир Анастасия Заворотнюкның туганнарына киңәш биргән.
- Бу авырудан терелеп булмый. Монда бернинди акча да ярдәм итә алмый. Жанна авырганда без гел аның янында булдык. Сезгә дә күбрәк Анастасия янында булырга киңәш итәр идем. Аңа санаулы гына көннәр яшисе калды.
Шулай ук, аның бәләкәй кызы күбрәк янында булсын. Жанна янында баласы булганда, аның хәле яхшыра иде. Ходай түземлек бирсен үзегезгә, - дигән Владимир Фриске.
Исегездә булса, Жаннар Фриске яман шеш авыруыннан вафат булды.