+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 06:38

Кара тәнле студент фәхишәне көчләгәнме?

"Wagwan Feeling» Кавер-төркеме Нигериядә туып-үскән Осиа Алфаеус Эбитимига ярдәм йөзеннән клип чыгарды.

"Wagwan Feeling» Кавер-төркеме Нигериядә туып-үскән Осиа Алфаеус Эбитимига ярдәм йөзеннән клип чыгарды.
Алдан хәбәр ителгәнчә, аны Уфа фахишәсен көчләүдә гаеплиләр.
Ул чакта Нигериядән килгән 23 яшьлек студент һәм 41 яшьлек фахишә ханым фатирында очраша. Ул егетене көчләү һәм талауда гаепләп, полициягә мөрәҗәгать итә.
Өч көннән соң полиция хезмәткәрләре шик төшкән егетне шәһәр хостелларының берсендә табып, тоткарлый. Шул вакыттан бирле нигерияле сак астында.
Күптән түгел әлеге очрак турында Андрей Малаховның "Прямой эфир" тапшыруында да сүз барды. Анда үзен көчләнгән дип исәпләүче хатын үзе кебек үк кәсептәге әшнәсен дә алып килгән иде.
"Кыз"лар үзләрен бик тыныч тотты, дөреслек алар ягында икәнлеккә инандырырга тырышты. Нигерия студентлары исә үз якташын яклады. Залдагылар "Уфа-Нигерия" алышында безнең яклы булмады. Оят инде, ни диясең...
Читайте нас