+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 11:50

Машинаны урлап, салонда йоклап киткән...

"Сөйгәнемне өшетмәскә иде"...

Караидел районы полиция хезмәткәрләрннә 21 яшьлек водитель аның машинасын урлаулары турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Егет әйтүенчә, кичтән ул машинаны өй алдына куя. Ә иртән чыгуга - машина юк.
Тикшеренүләр буенча бер егет урындагы барда спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, кызын өенә кайтарырга була. Тышта суык булганлыктан, ул якындагы машинага утырып, сөйгәнен илтеп китә. Әмма 21 яшьлек исерек карак руль артында йоклап китә, ә кыз аннан тизрәк кача.
Егетне полиция хезмәткәрләре шул урында ук кулга ала. Егет үз гаебен таныган.
Читайте нас