+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 15:03

Рөстәм Нәбиев - кеше хокуклары буенча совет составында!

Уфада Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыятен үстерү институтлары советының беренче утырышы үтте. Аның эшендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Уфада Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыятен үстерү институтлары советының беренче утырышы үтте. Аның эшендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Кеше хокуклары буенча Совет Радий Хәбиров указы белән сентябрь башында оештырылды. Яңа консультатив орган кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яклауны тәэмин итүдә ярдәм күрсәтергә тиеш. Аерым алганда, Совет бурычларына законнарны һәм гражданнарның хокукларын бозу фактларын тикшерү керә.
Совет составы өлешчә җәмәгатьчелек фикере ярдәмендә формалаштырылды. Башкортстанда яшәүчеләр Совет әгъзасына кандидатлар, Радий Хәбиров сүзләренә караганда, «хокук саклау эшчәнлегендә максималь нәтиҗәләр күрсәткән» кешеләрне үзләре тәкъдим иткән.
Советка 36 кеше керде. Алар арасында танылган блогер Рөстәм Нәбиев та бар.
Совет рәисе итеп Владимир Барабаш, җаваплы сәркәтип итеп Зөлфия Гайсина билгеләнде.
Совет утырышы елга ике тапкыр узачак.
Читайте нас