+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 сентябрь 2019, 11:57

Шаурма ашамасаң, бәла урап узар

Уфада шаурма ашап агулану очракларын тикшерү дәвам итә. Исегездә булса, Сипайлово бистәсендә урнашкан ноктадан бу азыкны алган 16 кеше каты агуланган иде. Шаурма эчендә стафилококк табылган.

Уфада шаурма ашап агулану очракларын тикшерү дәвам итә. Исегездә булса, Сипайлово бистәсендә урнашкан ноктадан бу азыкны алган 16 кеше каты агуланган иде. Шаурма эчендә стафилококк табылган.
Кулланучылар сәламәтлегенә бармак аша караучы эшкуарның тикшерү барышында шаурма әзерләп сата торган алты сәүдә ноктасы ябылган. Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин яше-картына уяулыкны югалтмаска, шик тудыручы азыкны бөтенләй сатып алмаска киңәш итә. Әлеге вакытта агуланган кешеләрнең 14е һаман дәваханадә.
Шунысы гына сорау тудыра: нишләп бездә мондый нокталарны чиновниклар халык агуланганчы тикшерми, күңелсез хәлләрдән соң гына "уянып" китәләр?
Читайте нас