Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов IT-өлкәсе буенча киңәшчесе, губернатор аппараты һәм төбәк Хөкүмәтенең элекке җитәкчесе, 55 яшьлек Светлана Опенышевага карата, "Шоколадлы ванна"дагы селфидан соң, хезмәт тикшерүе уздырырга кушты, дип хәбәр итә төбәк башлыгы матбугат секретаре Тимофей Гончарук.
Опенышева үзенең Instagram битендә Бакуда ял иткәндәге фотосурәтен урнаштырган. Кадрда ул «Шоколадлы ванна» кабул итә.
"Шоколад күп булмый", – дип тә язып куйган ул. Аның Әзербайҗанда биш йолдызлы кунакханәдә урнашканы да билгеле.
«Теләсә нинди тыйнаксызлык чикләнәчәк. Күпләрнең чит илгә чыгу мөмкинлеге бар. Тик Опенышевага карата мин хезмәт тикшерүе уздырырга карар иттем. Тыйнаграк яшәргә кирәк», - ди Сергей Морозов.
Төбәк башлыгы Светлана Опенышевага карата хезмәт тикшерүе үткәрергә һәм, бәлки, түрәне эштән куарга кирәк, дип белдерде.
Якутск шәһәре мэры Сардана Авксентьева да аппаратындагы түрәләрне халыкка якынрак булырга өйрәтә, диләр. Уңай тәҗрибә!