+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
17 Сентября 2019, 09:10

Тереләй янып үлгән...

Бу хәл Чишмә районында булган.

Бу хәл Чишмә районында булган.
Кичә Чишмә районының Алкино-2 бистәсендә бер йорт янган. Урынга оператив рәвештә җиде янгын сүндерүче һәм өч махсус машина барган.
Бу вакытка янгын күрше йортка да күчкән булган. Янгын көчле булганга күрә, сүндерүчеләр йорт эченә керә алмаган. Янгынны сүндергәч, анда 52 яшьлек ирнең мәетен тапканнар. Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Агымдагы елда Башкортстанда бик күп янгыннар булды. Һәрвакыт ут белән сак булу турында онытмагыз.
Читайте нас