+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 08:26

74 яшьлек иргә мөгез үскән...

Табиблар аның, чыннан да, мөгез булуын раслаган...

Күптән түгел табибларга гаҗәп хәл белән очрашырга туры килгән. Алар кеше башында үскән мөгезне кискән...
74 яшьлек ир биш ел элек бик нык итеп башын бәрә. Шушы урында шар пәйда була. Әмма вакыт узган саен шар кечерәйми, киресенчә, зурая гына. Мөгезне баш киеме астында яшерә алмый башлагач, табибларга килә. Табиблар бу шарның чыннан да мөгез булуын ачыклый. Ул 10,2 сантиметр зурлыкта була һәм кератиннан тора. Билгеле булуынча, кешенең тырнакларын, чәчләрен дә шушы элемент тәшкил итә. Табиблар мөгез янә үсә башларга мөмкин дип фаразлый.
Читайте нас