+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 08:38

Чит илләргә очканда Президентка ризыкны кем әзерли?

НТВ каналындагы "Новые русские сенсации" тапшыруында Президентның очучысы Владимир Федорушкин Путинга ризыкны ничек әзерләүләре турында сөйләгән.

НТВ каналындагы "Новые русские сенсации" тапшыруында Президентның очучысы Владимир Федорушкин Путинга ризыкны ничек әзерләүләре турында сөйләгән.
Президентның очкычын "Борт №1" дип атыйлар. Ул аерым саклауда режимындагы объект булып санала. Анда бары тик санаулы кешеләрне генә кертәләр.
Федорушкин әйтүенчә, Президентка ризыкны алдан әзерлиләр һәм очкычка ябык контейнерларда китерәләр. Ашарга бирер алдыннан җылыталар.
"Безнең Ил-96 ике катлы. Кухня беренче катта, анда ризык әзерләүче бортпроводница президентка ашарга алып килә".
Федорушкин Президентның нәрсәне яратып ашаганы белән кызыксынмаган. Әмма кайчагында Путинның аппетиты булмавын ишеткәләгән.
"Кайвакыт Владимир Владимирович: "Тагын шушы ук ризык!" - дип әйткәне бар. Аның тәмлерәк, борычлырак ризык ашыйсы килгән. Әмма канәгатьсезлек белдерү түгел, аппетит булмау гына. Дөресен генә әйткәндә, ил җитәкчелегендәге кешеләр очкан чакта бик аз ашый. Ерак араларга очканда гына.
Ерак араларга очканда, билгеле инде, пешкән ризыкны озак саклап булмый. Шуңа күрә безнең илчелекләрдә пешекчеләр бар. Алар анда алдан, визитка кадәр барып куя. Һәм Владимир Владимировичка кайтыр юлга ризыкны әзерли",- ди очучы.
Эчемлекләргә килгәндә, җайлырак. Президент беркайчан да үзенең термосыннан аерылмый диярлек, ди очучы.
"Аңа чәй кайнаталар, билгеле. Үзе кайчан бу эш белән шөгыльләнә алсын? Чәй ниндидер "Липтон" түгел, үлән төнәтмәләре белән әзерләнә", - ди Федорушкин.
Бу хакта Интетртат.ру яза.
Читайте нас