+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 18:51

Кызының гәүдәсен тураклап күлгә ыргыткан

Былтыр декабрьдә Уфаның Дим районында бер күл янында хатын-кыз кулы табылган иде.

Былтыр декабрьдә Уфаның Дим районында бер күл янында хатын-кыз кулы табылган иде.
Белгечләр аның өч ел элек өзелгән булуын белдерә. Ләкин ул вакытта беркем дә хатын-кыз югалуы турында полициягә хәбәр итмәгән.
Хокук сакчылары йортлар буйлап сораштыра башлый. Шулвакыт бер ханым күршедә әтисе белән кызы яшәгән булуын һәм кызның каядыр юкка чыгуын әйтә.
Кызның әтисе дә моны яшерми. Полициягә хәбәр иткән идем, табылмады, ди. Тикшерү бу вакытта ирнең полициягә гариза язмавын ачыклый. Шул рәвешле бу җинаять ачыла.
Билгеле булуынча, бу кичне 72 яшьлек ир 42 яшьлек кызы белән бәхәсләшә башлый. Аннары аның башына тондыра. Хатын шул урында җан бирә. Аннары әтисе аның гәүдәсен тураклап күлгә батыра.
Әлеге ата хатынын һәм аның әнисен үтергән өчен озак еллар утырып чыккан булган. Бу җинаяте өчен суд аны янә ун елга төрмәгә озатты.
Читайте нас