+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 12:42

"Матур" номерлар саткан өчен кулга алынган

Уфада автомобильләргә дәүләт номерларын саткан өчен, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторына карата бер түгел, өч җинаять эше ачканнар.

Уфада автомобильләргә дәүләт номерларын саткан өчен, юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторына карата бер түгел, өч җинаять эше ачканнар.
Бер автомобиль хуҗасына "матур" санлы дәүләт номерын ул - 100 мең сумга, икенче берәүгә - 18 меңгә, тагын бер кешегә 4 меңгә сатарга ниятләгән. Тик тиз арада акча эшләү нияте барып чыкмаган: аның юлын тикшерүчеләр кискән. Инспекторны кулга алганнар. Эшеннән бушатканнар. Ул бүгенге көнгә кадәр үз гаебен танымаган, тик тикшерүчеләр аны барыбер рәшәткә артына озаткан. Инспекторга дүрт ел гомерен төрмәлә үткәрергә туры килүе ихтимал. Бу уңайдан социаль челтәрләрдә халыкның күпчелеге инспекторны кызгануын белдергән. Нәфесенә хуҗа булса, мондый хәлгә тарымас иде дә бит...
Читайте нас