+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 13:21

Собчакның бианасы туйны ташлап кайтып киткән...

Киленнең кылыгы зыялы гаиләне 300гә якын кунак алдында бик кыен хәлгә куйган.

Ксения Собчак белән Константин Богомоловның туе тирәсендә шау-шу тынырга уйламый да әле. Парның ЗАГСка катафалкта килүе бер хәл, туй үзе дә маҗараларга бай булган.
300гә якын кунакны барыннан да бигрәк Ксениянең иренә эротик бию бүләк итүе телсез калдыра. Шундый ук эчтәлектәге җырга чишенә башлаган киленнең стриптиз биюен Богомоловның зыялы әти-әнисе күтәрә алмаган, күрәсең. Алар бию вакытында банкетны ташлап кайтып китте, дип сөйләгән туйда булучылар.
Журналистларның: "Улыгызның сайлавы белән киләшәсезме?" - дигән соравына режиссерның әтисе Юрий Богомолов: "Бу аның сайлавы!" - дип кырт кына җавап биргән.
Читайте нас