+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2019, 12:02

Заворотнюкка сак куйганнар

Хәзер актриса яткан палата янында тәүлек әйләнәсенә кизү торалар.

Мәскәү дәваханәләренең берсендә урнашкан актриса Анастасия Заворотнюкны сак астына алганнар. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.
Медицина оешмасы актриса яткан палата янына һәм дәваханәнең шул катына тәүлек әйләнәсенә кизүдә торучы сак урнаштырган.
Территориягә берничә тапкыр журналистлар һәм камерага төшерү төркемнәре үтеп керергә омтылганнан соң, клиника шундый карарга килгән. Анастасия Заворотнюкның авыруы тирәсендә барган шау-шу аркасында, аңа репортерларның игътибары нык артты, диелә хәбәрдә.
Читайте нас