Бу кешеләр я кышкылыкка ныклап әзерләнә, я хатыннары тун таптыра, дип уйларга мөмкин.
Ләкин, чынында исә, Башкортстан шәһәрләре буйлап урланган туннарны сатып акча эшләгән алар.
Караклар Башкортстан буенча берничә кибетне талаган. Алар 2,5 миллион сумлык товар урлаган.
Җинаятьчеләр республика буйлап үз автомобильләрендә йөргән. Төннәрен алар кибетләргә кереп, иң кыйммәтле туннарны җыйган. Алар урланган әйберләрнең барысын да диярлек сатып бетергән, Нефтекамадагы соңгы кибеттән урланган әйберләрне генә сатып өлгермәгәннәр.
Каракларның берсе - Уфадан, калган өчесе - Екатеринбургтан.
Бу вакыйга буенча мәгълүматлар ачыклана.