Экологик мохитне популярлаштыру, Башкортстанда табигатьне саклау, өзлексез экологик агарту системасын яклау һәм үстерү максатларында Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы республика территориясендә #СДЕЛАЕМ2019 Бөтендөнья чисталык көнен үткәрү турында игълан итте. Бу акциядә дөньяның 150дән артык иле катнаша.
Ул 21 сентябрьдә сәгать 10:00дә үтәчәк.
Акциянең төп бурычларының берсе – тирә-як мохитне пычрату проблемасына максималь игътибар җәлеп итү һәм бу проблеманы региональ операторлар белән системалы рәвештә хәл итү, калдыклар белән эш итүнең яңа тармагын формалаштыру.
– Мондый акция дәүләт органнары вәкилләрен, җәмгыятьне, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, бизнес-җәмәгатьчелекне республиканың яраткан табигый почмакларын чүп-чардан чистарту өчен бер командага берләштерәчәк, табигатебезнең уникальлеген һәм чисталыгын озак елларга саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Теләге булган һәр кеше бу акциядә актив катнаша ала, – дип сөйләде Бөтендөнья чисталык көне координаторларының берсе Ринат Фәткуллин.
Проект калдыкларны аерым җыюны һәм эшкәртүне хуплый, ресурсларны контрольсез һәм максатсыз куллануны киметү принципларын алга этәрә.
Акциянең максаты – әлеге чарага Башкортстанның 200 мең гражданын җәлеп итү һәм республиканың һәр торак пунктында җыештыру эшләрен оештыру.