+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 сентябрь 2019, 03:32

Һөнәр сайлау — язмыш сайлау ул!

“ProfФЕСТ” фестивалендә укучылар үзләрен бик күп белгечлекләр буенча сынап карый алды.17-18 сентябрьдә Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр залында “ProfФЕСТ” кирәкле һөнәрләр фестивале үтте.

“ProfФЕСТ” фестивалендә укучылар үзләрен бик күп белгечлекләр буенча сынап карый алды.


17-18 сентябрьдә Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмәләр залында “ProfФЕСТ” кирәкле һөнәрләр фестивале үтте. Ике көн дәвамында укучыларга иң популяр һөнәрләр белән танышу мөмкинлеге бирелде. Чараны ачу тантанасында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин, “Башинформ” акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Ростислав Морзагулов, оешмалар җитәкчеләре катнашты.


Әлеге фестиваль республикада дүртенче тапкыр оештырылды. Елдагыча, чарага мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре чакырылды. Алар игътибарына 6 интерактив зонада 100гә якын һөнәр тәкъдим ителде. Укучылар үзләрен токарь, төзүче, чәчтараш, ашыгыч ярдәм табибы, криминалист, кондитер, янгын сүндерүче һәм башка бик күп һөнәрләрдә сынап карый алды. Республика уку йортлары студентлары һәм аларның остазлары һөнәр сайлау алдында торган кызлар һәм малайларга осталык дәресләре күрсәтте, махсус техника, тренажерларда эшләргә өйрәтте. Әйтик, Александр Ковалев моннан өч ел элек әлеге фестивальгә мәктәп укучысы чагында килгән булган. Хәзер ул Уфа машиналар төзү колледжы студенты һәм үз осталыгын һөнәр сайлау алдында торган кызлар һәм егетләр белән уртаклашты.

Фестиваль кысаларында, һәр укучы тест үтеп, үзенең нинди өлкәгә сәләтле булуын ачыклый алды. Шулай ук, быел аерым мәйданчыкта укучылар өчен эш бирүчеләр белән ачыктан-ачык сөйләшү оештырылды. Кызлар һәм егетләр аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

— Нәтиҗәдә, заман таләп иткән һөнәрләр буенча колледжларга, вузларга укырга керүчеләр арта, эшсезләр саны кими. Бездә белем алырга да, эшләргә дә мөмкинлекләр җитәрлек, — диде фестивальнең әһәмиятен ассызыклап, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова.

Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. “ProfФЕСТ” фестивале укучыларга дөрес юнәлеш бирергә ярдәм итте.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Читайте нас