+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 сентябрь 2019, 03:14

Тәүдә тудыралар, аннары... үтерәләр

Бала баккан хатыннар белә: йөрәгеңне ярып чыккан сабыйны тәү тапкыр күргәндәге тетрәнүдән дә, аңа беренче тапкыр хәләл сөтеңне каптырганда кичергән рәхәттән дә көчлерәк тойгы юктыр. Башларың әйләнерлек тә, “башың китәрлек” тә... Җиргә яңа тормыш бүләк иткән ана нәкъ шул вакытта аерым игътибарга, яклауга да мохтаҗ. Ә әгәр ул булмаса...

Бала баккан хатыннар белә: йөрәгеңне ярып чыккан сабыйны тәү тапкыр күргәндәге тетрәнүдән дә, аңа беренче тапкыр хәләл сөтеңне каптырганда кичергән рәхәттән дә көчлерәк тойгы юктыр. Башларың әйләнерлек тә, “башың китәрлек” тә... Җиргә яңа тормыш бүләк иткән ана нәкъ шул вакытта аерым игътибарга, яклауга да мохтаҗ. Ә әгәр ул булмаса...


Дүртөйле районының Исмаел авылында яшәгән Тимур Хә­бировның әнисе кулыннан үте­релеүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды. Инде бала — җир куенында. Әмма мондый фаҗига тагын берәр җирдә кабатланмас дип кем әйтә ала? Моңа кадәр шуңа охшаш хәлләр дә булып торды, моннан соң булмасын өчен нишләргә?

Соңгы очрак турында иң беренче мондый хәбәр булды: иртәнге сәгать алты тулганда хатын дежур частька шалтырата һәм баланың югалуы хакында белдерә. Ул полицейскийларга төн уртасында балаларны йокларга яткыруын, якынча төнге сәгать икедә кечкенә Тимурга кефир бирүе, ә иртән сабыйның югалуы турында сөйли.

Ике көн буена хокук саклау органнары хезмәткәрләре, эзләү отрядлары волонтерлары, буа төбен тикшергән водолазлар һәм урындагы халык Исмаел авылы янында баланы эзләделәр. 30ыннан 31енә каршы төндә янә мәгълүмат чыкты – бала һәлак булган.

Тикшерү комитеты “Бала үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Берничә версия бар – малайның әтисе, аның әнисе һәм аның өйдәше шик астында кала. Соңыннан Тимур­ның әнисе гаебен таныган һәм малайның җәсәде яшерелгән урынны күрсәткән.

Хатынны баласын үтерүдә шикләнеп тоткарлыйлар. Тикшерү вакытында аның 29 август төнендә баланы буып үтергән, шуннан соң аны йорт янындагы чокырга күмгән булуы ачыклана. Тимурның гәүдәсе күрсәтелгән урында табыла. Малай өйдәге юрганга төрелгән, ярты метрдан артык тирәнлектә ята.

Әлегә Тимурның әнисе җи­наять эше буенча — шиклә­нелүче статусында. Суд аны гаепле дип тапса, аңа 20 елга кадәр иркеннән мәхрүм ителү яный. Әгәр махсус экспертиза хатын-кыз психикасы­ның тәртиптә булмавы ачыкласа, аны мәҗбүри дәвалауга җибә­рәчәкләр.

Кызганычка каршы, бу — әнисенең баласын үтергән бердәнбер очрак түгел.

Узган елның сентябрендә социаль челтәрләрдә 32 яшьлек Кристинаның (исеме үзгәртелде) ярты яшьлек улы белән югалуы турында хәбәр булды. Хатын өйдән чыгып китә дә әйләнеп кайтмый.

Берничә көн дәвамында аларны волонтерлар, полиция һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәр­ләре эзләделәр. Ике көннән соң бер балыкчы елгада сабыйның мәетен таба. Нәкъ менә шул вакытта беренче версия пәйда була: Кристина, баланы үзе белән бергә алып, үз-үзенә кул сала. Әмма аның гәүдәсе табылмый, ул исән дигән өмет кала. Шул ук вакытта республика Тикшерү комитеты “Бала үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү башлана, үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы бил­геләнә. Өч көннән соң Крис­тинаның үле гәүдәсе елгада табыла.

Ул ике бала таба һәм соңгыла­рыннан соң туган малайның ДЦП белән авыруы өчен нык борчыла. Табиблар аны бала белән барысы да тәртиптә, дип ышандырырга тырыша. Яшь ана улыннан булмаган диагнозны эзләвен дәвам итә. Тик менә медицина ярдә­менең Кристи­наның үзенә кирәк булуын беркем дә сизми кала.

Узган елның 15 ноябрендә хокук саклау органнарына Иглин райо­нының Таутөмән авылында шәхси йортларның берсендә үле сабый табылуы турында хәбәр килә. 30 яшьлек хатын йөклелек­нең 38нче атнасында бала тапкан, шунда ук аны буып үтергән һәм өендә мәетен яшергән булып чыга.

Хокук саклау органнарыннан хәбәр итүләренчә, аны ире кыйнаган, шуннан соң суы киткән. Соңрак Тикшерү комитеты сабый­ның исән тууын раслаган. Хатын-кызны баланы үтерүдә гаеплиләр. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Узган елның декабрендә бул­ган хәл дә бөтен республиканы тетрәндерде. Нуриман районыннан 34 яшьлек Светлана (исеме үзгәртелде) 2 яшьлек сабыеның башын өзә, ә 11 яшьлек улын суя. Шуннан соң йортын яндырырга була, әмма бу вакытта ире эштән кайта. Ул хатынын уттан чыгара, шуның өчен ул исән кала.

Тикшерү комитеты “Кеше үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгата һәм суд-медицина экспертизасы үткәрүне билгели.

Светлананың гаиләсе бай булмаса да, имин иде, дип сөйли танышлары. Алар дүрт фатирлы баракта яши. Фаҗигагә кадәр Светлана эшсез кала. Хатын пешекче булып эшли, декреттан чыккач, үз урынына башка кеше алынуын белә. Аңа ультиматум куялар: я җыештыручы булып эшләргә, я үз теләге белән гариза язарга.

“Декрет вакытында аңа болай да авыр булды, ә монда янә бер сынау. Балаларны ничек ашатырмын дип хафаланган, кү­рәсең...”.

Хәзер Светлана тикшерү астында.

13 мартта Алинә (исеме үзгәртелде), ике яшьлек кызын тотып, Уфадагы күпкатлы йорт балконыннан сикерә — башта сабыйны ташлый, ә соңыннан — үзе. Бәхеткә, йортның тәрәзәләре астында тирән кар яткан була, алар икесе дә исән кала.

Тиздән бу хәлгә кагылышлы “Кечкенә баланы үтерергә маташу” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатыла, аның буенча төп шикләнелүче Алинә була.

Әлеге статьяга ярашлы, сигез елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Бу җинаять эшен тикшерү тәмам­ланган инде. Суд-психиатрия экспертизасы җи­наять кылган вакытта да, тикшерү тәмамланганда да Алинәнең шизофрения белән авыру булуын ачыклаган, ул психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалана.

Баксаң, Алинә балага узгач, ире армиягә китә, бала туып, бераз вакыт узгач кына кайта. Әмма хатынның тормышы җиңеләйми — яшь әти яңа туган сабыйга да, җәмәгатенең атасына да кул күтәрә, гел түбәнсетә һәм кычкыра.

“Алинәнең әти-әнисе участок полиция хезмәткәренә һәм гаилә проблемалары белән бәйле башка инстанцияләргә баланың әтисе Алинәне һәм баласын җәберләве хакында мөрәҗәгать итте. Әмма нинди дә булса чара күрелмәде”, — дип сөйләгән кызның туганнары.

Ике атна кала Алинә иреннән туганнарына качкан, ләкин ул аны кабат кайтарган. Бер көн кала Алинә иренең аны һәм баласын үтерергә теләвен әйтә. Соңыннан әнисе белән психиатрга барырга җыена, тик өлгерә алмый – колагына “ишетелгән” тавышлар аңа сабый белән бергә балконнан сикерергә “куша”.

Шул ук вакытта баланың әтисе, “гаиләдә барысы да яхшы иде”, дип аңлатудан ары китә алмаган.

7 апрельдә Иглин районының Иске Кобау авылында 40 яшьлек хатын 5 яшьлек кызын үтерергә маташа. Башка балалары күз алдында ул мунчада кызның күкрәгенә ике тапкыр һәм бер тапкыр аркасына пычак кадый. Балаларның әтисе, тавышларны ишетеп, мунчага йөгереп керә һәм хатынын туктата. Кызны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр. Соңрак билгеле булуынча, гаи­ләдә 8 бала тәрбияләнә. Аларның әнисе психик авыру булуы ачыклана.

Караидел районының Яугилде авылында 40 яшьлек Елена (исеме үзгәртелде) 4 айлык кызын таста батырган, бу вакытта аның ире белән улы утын хәзерләргә китә, ул сабый белән бергә мунчага бара, таска су сала һәм баланы батырып үтерә. Хатын моны: “Мин аны суга батырдым. Аннан башка яшәү җиңелрәк булачак”, — дип аңлата.

Шуннан соң якыннары Еле­наның сәер кылыклары турында сөйли. Ул бала тудырганнан соң депрессиядән җәфа чигә. Кызын ул әле “бүре”, әле “песи” дип атый.

Тикшерү комитеты “Бала үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгата. Еленаны махсус экспертизага җибәрәләр.

Ел саен Русиядә үз баласын үтергән өчен берничә дистә хатын-кыз хөкем ителә. Төгәл статистика юк, әмма Русия Югары суды каршындагы Суд департаментында, 2018 елда судларда аналарның үз балаларын үтерү турында 33 эш каралды, дип хәбәр итәләр. Әлегәчә ачыкланып бетмәгән җинаять эшләренә караганда, алар 8 тапкыр күбрәк.

Ананың үз баласын үтерү җинаяте “филицид” дип атала. Криминалист галим Филипп Ресник әйтүенчә, биш яшькә кадәрге балаларның үтерү корбаны булу куркынычы зур, әмма күп очракта ике яшькә кадәрге балаларны үтерәләр.

Кубань дәүләт университеты тикшеренүләренә караганда, бала үтерүчеләр арасында 30-40 яшьлек хатын-кызлар байтак. Аларның 74 проценты беркайчан да психоневрология диспансерында исәптә тормаган, 50 проценты кияүдә, бала тапканнан соң психикалары бозылып калган, тагын 15 процентында табиблар психик чир таба алмый.

Психоаналитик Юлия Хәки­мова фикеренчә, югарыда бәян ителгән очракларның барысында да бер уртаклык бар – аларга вакытында психологик ярдәм күрсәтелмәгән. Шуңа күрә шизофрения, клиник депрессия, психоз үз вакытында ачыкланмаган.

Гомумән, ана баласын үте­рүнең сәбәпләре берничә – психик авырулар, яшәргә акча җитмәү, ире кыйнау. Алкоголь һәм наркотик чаралар куллану да бар. Болар барысы да кеше психика­cының какшавына китерә һәм ул ни кылганын белми.

Яңа бала тапкан хытынның психикасы тотрыклы булсын өчен, беренче чиратта, аңа яхшы ашарга һәм йокларга кирәк. Аның баласы белән эмоциональ бәйлә­нешенә дә игътибар итү мөһим. Ул социаль активмы? Баласы белән һава суларга чыкканда матурланамы, баласы турында дусларына сөйлиме...

Әгәр хатын-кыз психик яктан авырый башласа, ул үз-үзенә бикләнә, бала аның өчен авыр йөккә әверелә. Мондый күренеш күзәтелә икән, ашыгыч рәвештә невропатолог яисә психологка мөрә­җәгать итәргә кирәк.


Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.
Читайте нас