+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Сентября 2019, 12:44

Уфада көчле җил зыян салды

Башкортстанда һава торышы бозылды – республикага көчле җил килде.

Башкортстанда һава торышы бозылды – республикага көчле җил килде.
Уфа халкы табигатьнең көйсезлеген сизде инде. Башкаланың Гражданнарны саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, тәүлек эчендә шәһәрдә яшәүчеләрдән агач (шул исәптән автомобильләргә дә), баннер, баганалар һәм коймалар төшү куркынычы турында 50дән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Электр үткәргечләрнең өзелү очраклары да бар. Кешеләр арасында зыян күрүчеләр теркәлмәде.Барлык мөрәҗәгатьләр дә ведомство контролендә. Шәһәр хезмәтләре кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янау, шулай ук яшәешне тәэмин итү системасын бозу белән бәйле очракларны булдырмау өчен тырышлык сала.
Идарә көчле җил вакытында техника хәвефсезлеге буенча берничә киңәш бирде. Шәһәр халкын агач һәм вак конструкцияләр яныннан узмаска өндиләр. Йортларга якын җирдә сак булырга кирәк – түбә һәм бинаны тышлау материаллары төшү ихтимал. Автомобильчеләргә машиналарын агачлардан ераграк урынга куяра киңәш итәләр.
Читайте нас