Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителде
Фәнүз Хәбибуллинның фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай турындагы мәкаләсен “Кызыл таң”нан уку белән алган тәэссоратларым мине, автор янына Матбугат йортына барырга этәрде. Райондашым булгач, шагыйрь турында ишеткәнем бар иде барлыгын. Тик мин аның хакында бик аз белгәнмен икән. Мәкаләнең авторы кайларда гына булмыйча, хәтта берничә тапкыр Татарстанның Бөгелмә шәһәренә Бәдрүш Мокамайның кызы Линария Батырова янына да барып, аның истәлекләрен язып алган, сакланган хатлары, фотоларыннан бай материал туплаган. Аның күп өлешен мине әсир иткән мәкаләдә дә файдаланган.
Сүз арасында мин 11-12 яшьлек малай чагымда Зоя Космодемьянская турында язылган поэманы Түбән Карга авылы сәхнәсеннән сөйләгәнемне искә алдым. Фәнүз белән ул поэманың Бәдрүш Мокамайныкы булмады микән, дип фаразладык. Чөнки шагыйрьнең “Таня” дигән поэмасы барлыгы да хәтергә алынган иде мәкаләдә. Әгәр ул фараз расланса, әллә ни әһәмияте булмаган шушы фактны да Фәнүз Әфгаль улы үзенең “Фронтовик-шагыйрь Бәдрүш Мокамай” дип исемләнгән китабының кулъязмасына кертергә дә теләге барлыгын әйтте. Боларны мин шуңа язам: журналист эшләргә алган темасын ачыкларлык һәр җеп очын эләктереп алып, аны икенче очына кадәр тартып чыгармыйча тынгылык тапмый торган үҗәт шәхес икән ләбаса. Шуңа күрә дә аның һәр мәкаләсе, һәр иҗади эше фактик материалга бай.
Моны без авторның Башкортстанның халык чәчәне Фәррах Дәүләтшинга багышланган икенче зур хезмәтендә дә күрәбез. Сукыр Фәррах турындагы материалларны ул Мәскәүнең Русия Дәүләт әдәбият һәм сәнгать, Пермь краеның дәүләт, Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Матбугат архивларында, Башкортстан Язучылар берлегендә, З. Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә, чәчәннең туган авылы Иске Уртайда, Бөре районының Кощеев утарында, Нуриман районының Красный ключ авылында җыя. Совет филологы, шагыйрь, тәрҗемәче, билгеле кинорежиссер Михаил Роммның абыйсы Александр Ромм тарафыннан язып алынган Фәррах Дәүләтшинның хикәяте, “Нурия бәете”нең урысчага тәрҗемәсе, кайбер әсәрләренең Русия Дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивында саклануын белеп, аның белән элемтәгә керә. Болар барысы да автордан ныкышмалылык, вакыт һәм рухи көч кенә түгел, журналистның накыс кына хезмәт хакыннан бүлеп алынган акча да сарыф итүне сорыйлар. Җыелган материаллар Фәнүз Әфгаль улының икенче китабына тупланган. Анысы да дөньяга чыгарына үз вакытын көтеп ята.
Фәнүз Хәбибуллинның мәкаләләре фактик материалга бай булуы белән генә аерылып тормый. Алар матур, якты, нурлы тел белән дә язылган. Шунысы кызык: Фәнүз Әфгаль улы гәзитнең сәясәт бүлеге мөдире. Сәясәт хакында инде күптән калыпка салынган төшенчәләргә таянып, математик телдә язарга кирәк. Авторның тарихи хезмәтләре әдәби әсәр кебек җиңел укыла. Бактың исә, ул күпсанлы сатирик хикәяләр авторы да икән әле. Тел куәсенең бай булуы әнә шуннан килә дә. Аның мәкаләләрен укыганда кәгазь битеннән кош кебек очып үтәсең.
Фәнүз Әфгаль улының журналистлык иҗатына тагын бер нәрсә хас: ул динебезгә кагылышлы проблемаларны бик тирәнтен яктырта. Шәркыять вә Исламият галиме Равил Үтәбай-Кәримидән соң шулай зур осталык белән бу хакта язучы булмады, дисәк тә хилафлык түгелдер. Русия Ислам университетының дипломына ия булуы Фәнүз Хәбибуллинга дини темаларны да белеп, фәнни яктан ныгытып укучыга җиткерергә ярдәм итми калмый, әлбәттә. Соңгы вакытта язган “Гордий бабай”, “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, “Дин белән милләт һәр икесе тигез әһәмиятле”, “Милли тормыш һәм дин”, Рамазан ае дәвамында “Кызыл таң”ның һәр санында Башкортстан гыйбадәтханәләре турында “Аллаһ йорты – мәчетләребез” дигән язмалары һәм башка мәкаләләре нәкъ шундыйлар.
Беренче очрашканда ук мин Фәнүз Хәбибуллинның республикабызның Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия иясе булмавына аптыраган идем. “Кызыл таң”ның 5 сентябрь санындагы исемләнгән дәгъвачылар арасында аның исемен дә күреп шатландым. Фәнүз Хәбибуллин, һичшиксез, 2019 елда журналистика өлкәсендәге иң яхшы эшләр өчен биреләчәк Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә лаек.
Халыкара педагогия фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган укытучысы.