+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 сентябрь 2019, 19:51

Дүртөйле районында апасын үтергән миллионер төрмәдән котылган

"ЛингвоЛео" телләр өйрәнү кушымтасын уйлап тапкан Айнур Әбделнасыйров май башында авыр җинаять кылган иде.

"ЛингвоЛео" телләр өйрәнү кушымтасын уйлап тапкан Айнур Әбделнасыйров май башында авыр җинаять кылган иде.
Психик авырудан интегүче апасының гамәлләре аның ачуын китерә һәм аңа сигез тапкыр пычак кадый.
Хатын шул урында үлә. Экспертиза исә 35 яшьлек җинаятьченең үзен психик авыру дип саный.
Кыскасы, ул төрмәгә түгел, ә психиатрия дәваханәсенә җибәреләчәк.
Ул уйлап тапкан кушымта, дөньяда танылу яулап, аны күп еллар элек миллионер иткән иде.
Читайте нас