Шәһәр янындагы яшелчә-җимеш бакчасында кое булмау уңайсыз. Әлбәттә, кайбер бакча ширкәтләренең үзәкләштерелгән суүткәргеч системасы бар, ләкин коммуналь хезмәтләрдән тулысынча бәйсез булу яхшырак. Кое казысаң, эчә торган су чыганагы да булачак, көнкүреш мәшәкатьләрен дә канәгатьләндерәчәк, бакча сугаруны да тәэмин итәчәк.
Кое казуның иң гади ысулы – әлбәттә, махсус бригада, яисә экскаватор чакырту, ләкин бу шактый кыйммәткә төшәчәк. Әлеге катлаулы эштә үз көчеңне сынап карау теләге булса, тырыш ярдәмчеләр сайлап алып, һәм тиешле кирәк-яракны әзерләргә кирәк. Кое казу катлаулы һәм хәвефле эшләрдән санала. Үз мөмкинлекләреңне дөрес бәяләү зарур.
Сез кое казырга җыенган урында чүп-чар, тирес өемнәре булырга тиеш түгел. Гомумән, мондый пычратучы чыганаклардан ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш. Шулай ук, өй, сарай, мунчадан да 5 метр ераклыкта булса яхшы.
Суның нинди тирәнлектә булуын ачыклауның иң төгәл ысулы – җирне бораулап карау. Әмма бу бик озак һәм авыр эш.
Суны биолокация ысулы белән ачыклаучылар да бар. Моның өчен металл чыбыкны (мәсәлән, эретеп ябыштыру электродларын) ике тигез “г” формасы итеп ясарга кирәк. Аларның кыска ягын параллель рәвештә ике кулга тотып, ихатада ашыкмыйча йөрергә кирәк. Алар кисешкән урында су бар дигән сүз. Әмма бу төгәл ысул түгел.
Беренчедән, коеның зурлыгын, диаметрын билгеләргә тиешсез. Аны тигез казып төшәр өчен шушы диаметрда такта кисеп кую хәерле. Тигезлек тимер-бетон боҗраны туры утыртыр өчен кирәк.
Икенчедән, коеның зурлыгы билгеләнгәч, казу эшләрен башлар алдыннан боҗралар сатып алырга, яки үзегезгә шушы диаметрда эшләргә кирәк.
Шулай ук, боҗраның биеклеген дә дөрес сайларга кирәк. Аларның 50, 70, 100 сантиметрлысы була. Моны үзегезнең көчегезгә карап сайларга кирәк. Техника ярдәмендә төшерсәгез, бер метрлысы да яхшы булачак. Ә инде кул көче белән төшергәндә 50, 70 сантиметрлысы уңайлырак.
Боҗраны сайлаганда, аның сыйфатын яхшылап карап алыгыз. Аның цементы кипкән булырга тиеш. Коеның диаметры боҗрага караганда 20-30 сантиметрга зуррак булсын. Бу боҗраны төшергәндә эшне җиңеләйтәчәк.
Соңгы боҗраны җирдән бер метр ярым биеклектә калдырырга кирәк. Коеның өстен яхшылап каплагыз. Бу чүп-чар төшүдән дә һәм кыш көне туңудан да саклаячак. Әлбәттә, күпләп кар яву белән кое янын һәм өстен кар белән каплагыз.
Коедан өйгә су кертергә уйласагыз, эш тагын да катланачак. Кое яны һәрвакыт дымлы, шуны истә тотарга кирәк. Димәк, бу урында җир бер метр тирәнлектә туңарга мөмкин. Шуңа күрә җир астына торба салганда ике метрга якын тирәнлектә казырга кирәк булачак.
Боларны үтәмәгәндә, коегыз кышын туңарга һәм язын нык пычранырга мөмкин.
Әлбәттә, кое казыганда хәвефсезлек чараларын күрергә кирәк. Шуның өчен белгечләр, бераз казыганнан соң, эшне боҗраны төшереп дәвам итәргә куша. Икенче метрын казыгач, икенчесен төшерергә. Арытаба да шулай эшләргә. Бу сезне җирнең убылып төшүеннән коткарачак. Андый очраклар тормышта булгалый. Әмма мондый ысул белән казу да бик авыр.
Тагын бер киңәш – казучыларның биленә бау бәйләп төшерергә кушалар. Бауның икенче башы өстә калырга тиеш. Әмма су чыга башлау белән боҗраларны төшерү мотлак, чөнки җирнең убылу ихтималы тагы да арта. Шулай ук, тиз арада чокыр су белән тулырга мөмкин. Казуны боҗраларны утыртып, дәвам итәргә кирәк.
Гомумән алганда, чокырда су 4 метр булса, тагын өч метр запаста калырга тиеш. Болай иткәндә кышын су туңмаячак. Шулай ук, боҗра җирдән метр ярым биеклектә чыгып торырга тиеш. Бу кое күренеп торсын, балалар, яки башка кеше төшеп китмәсен өчен эшләнә.
Боҗраларны куйгач, туфрак белән аның арасында калган урынга вак ташлар салырга, балчыкны кире тутырырга кирәк. Бу боҗраларның тигез утыруын һәм урыныннан күчмәвен тәэмин итәчәк.
Беренчедән, иң аска таш салып калдырырга кирәк. Соңрак аның өстенә ташлы ком салына. Ул комны нинди дә булса елгадан алырга мөмкин. Тик аны кое төбенә махсус иләк аша үткәреп салырга кирәк. Бу суның чисталыгын тәэмин итәчәк. Кое төбендә ком 40 сантиметр калынлыкта булырга тиеш.
Әлбәттә, коеда су тәүдә чиста булмаячак. Иң башта аның суын түгәргә кирәк. Моның өчен махсус җайланмалар сатыла. Бу эшне бер көндә генә башкарып чыгу мөмкин булмавы да ихтимал.
Шулай ук, кайбердә кое суы каты була. Шуның өчен аны фильтр аша чыгарырга кушалар. Махсус фильтрны коега куелган насоска да урнаштырып була. Әмма аны да ике ай саен алмаштырып торырга кирәк.
Сәхифәне Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.