+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 11:48

Уфада транспорт форумы узачак

24-27 сентябрьдә Уфада "Урал транспорты" lV халыкара форумы һәм күргәзмәсе узачак.

24-27 сентябрьдә Уфада "Урал транспорты" lV халыкара форумы һәм күргәзмәсе узачак.
Бүген "Башинформ" агентлыгында чараның матбугат конференциясе узды.
Республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, чараның төп темасы "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты булачак.
- Быел чарада "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проектының гамәлгә ашырылуы турында сүз барачак. Безнең республика бу проектта өченче ел катнаша инде. Уфага Русиянең төрде төбәкләреннән 3 меңгә якын белгеч киләчәк. Шулай ук, транспорт өлкәсенең барлык юнәлешләре буенча фикер алышу булачак.
Әлеге вакытта республикада бу гомумдәүләт проекты буенча 217 урында ремонт эшләре бара. Алар 1 ноябрьгә тәмамланырга тиеш. Шулай ук, чара кысаларында Куйбышев тимер юлы турында пленар киңәшмә узачак.
Гомумән, форум гомумдәүләт проектының гамәлгә ашырылуы турында фикер алышырга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирәчәк, - диде ул.
Читайте нас