+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 08:55

Өй арестында яшәве ничек?

Экс-полицейскиларның берсен дә хатыннары ташламаган.

Уфаның Киров район судында дознаватель кызны көчләү эше буенча чираттагы утырыш узды. Процесста шаһитлар — зыян күрүченең һәм гаепләнүчеләрнең элекке хезмәттәшләре дә булган. Шушы көннәрдә "Башкортостан" телерадиокомпаниясенең төшерү төркеме элекке полицейскийларның өй аресты шартларында ничек яшәве белән танышкан.
Элекке полиция полковнигы Эдуард Матвеев, эчке эшләр органнарында бик зур хезмәт стажыннан соң, беренче тапкыр җәйне өйдә үткәргән. Ул 33 ел буе погоннар йөрткән. Ике тапкыр картәти кешенең шундый җитди җинаятьтә гаепләнүенә ышануы да читен. Хәзер, утырышлар арасында, ул хатынына хуҗалык эшләрендә ярдәм итә.
Элекке полиция майоры Павел Яромчук моңа кадәр гаиләсенә вакытын җиткерә алмаган булса, хәзер һәрчак улы һәм кызы белән үз йорты ихатасында йөри.
Элекке подполковник Салават Галиев хуҗалык буенча эшләрне үз өстенә алган. Телеканал билгеләп үтүенчә, бер генә хатын да ирен ташламаган, алар барысы да ирләренең гаепсезлегенә ышана.
Ә элекке дознаватель кыз журналистлар белән аралашырга теләми. Билгеле булуынча, ул да, гаепләнүчеләр кебек үк, Эчке эшләр министрлыгыннан куылды.
Читайте нас