+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 09:56

Яшь доброволецлар слетка җыела

Анда республиканың 100дән артык волонтеры катнашачак.21-23 сентябрьдә Уфа районының “Зарянка” балалар ял лагеренда доброволецларның I республика слеты үтә. Анда 27 команда составында 100 дән артык яшь доброволец катнашачак.Әлеге чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “социаль активлык” төбәк проекты кысаларында үткәрелә.Слет программасында катнашучыларны Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең ирекле эшчәнлеген һәм программаларын проектлау буенча осталык дәресләре һәм практикумнар, кызыклы очрашулар, Башкортстан Республикасының иреклеләр эшчәнлеген оештыручылар белән дискуссияләр, эшлекле уеннар һәм коллектив иҗади эшләр көтә.Слет Башкортстан Республикасында Русия укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе, волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү республика үзәге, “Башкортстан пионерлары” балалар оешмасы, республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы белән берлектә мәгариф министрлыгы, волонтерлар үзәкләре ассоциациясе һәм “Роспатриотцентр” оешмасы ярдәмендә оештырыла.

Анда республиканың 100дән артык волонтеры катнашачак.
21-23 сентябрьдә Уфа районының “Зарянка” балалар ял лагеренда доброволецларның I республика слеты үтә. Анда 27 команда составында 100 дән артык яшь доброволец катнашачак.
Әлеге чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “социаль активлык” төбәк проекты кысаларында үткәрелә.
Слет программасында катнашучыларны Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең ирекле эшчәнлеген һәм программаларын проектлау буенча осталык дәресләре һәм практикумнар, кызыклы очрашулар, Башкортстан Республикасының иреклеләр эшчәнлеген оештыручылар белән дискуссияләр, эшлекле уеннар һәм коллектив иҗади эшләр көтә.
Слет Башкортстан Республикасында Русия укучылары хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе, волонтерлык хәрәкәте һәм яшьләр башлангычларына ярдәм итү республика үзәге, “Башкортстан пионерлары” балалар оешмасы, республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы белән берлектә мәгариф министрлыгы, волонтерлар үзәкләре ассоциациясе һәм “Роспатриотцентр” оешмасы ярдәмендә оештырыла.
Читайте нас