+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2019, 04:40

Яшьләр нигә китап укымый?

Моның сәбәбе гаджетларда гынамы?

Моның сәбәбе гаджетларда гынамы?


Кайчандыр Русия дөньяда иң күп китап укучы дәүләт иде, әмма бу чор артта калды. Бүген яшьләр китап укуны “модно” түгел дип белдерә. Гомумән алганда, хәзер яшьләрне китапханәдә сирәк очратырга мөмкин. Алар шул диплом, курс эшләре язганда гына анда бара.

Мәктәп укучылары программа буенча кирәкле әдәби әсәрләрне дә сирәк укый. Чөнки хәзер Интернет челтәрендә һәркайсының кыскача эчтәлеге белән танышу мөмкинлеге бар. Укучылар шуны укытучыга килеп сөйли дә, вәссәлам. Димәк, алар үзе өчен түгел, билге өчен генә укый.

Бүген яшьләрне Интернет челтәре генә кызыксындыра. Бөтенләй укымыйлар түгел, алар Интернетта колач җәеп йөзәләр. Әмма анда языл­ганнар күп очракта укучыны рухи баетуга хезмәт итми.


Блогерлар ни яза?


Яшьләрдә “Нигә китап укы­мыйсың?” дигән сорауга җавап бер: “Нәрсәгә кирәк ул?” Чыннан да, бүген яшьләр “Instagram”да кеше­ләр язганны укый. Аларны “блогер” дип атыйлар. Әйе, арада файдалы киңәшләр, кызыклы мәгълүмат­лар язучылар да бар. Алар озын мәкаләләрдә түгел, ун җөмләдә төп мәгълүматны бирә.

Шулай да, кирәкмәгән әйбер­ләр турында язучылар күбрәктер. Һәм аларны миллионнарча кеше укый.

Гомумән, блогерлар үзләренең көндәлек тәэссорат­лары турында гына яза. Аларның язмалары, китап кебек, күңелгә үтеп керә алмый. Дөрес, замана тиз ритмда барганга күрә, яшьләр озын әсәрләр укырга яратмый. Алар кызыклы әсәрләрне фильмнар яки видеоязма аша карый. Бу вакытны нәтиҗәле үткәрү кебек. Тик, кинодан соң, китапны укып карасагыз, фильмда анда язылганның яртысы да чагылмавын аңлыйсың.

Шулай ук, бүген аудиокитаплар модага керде. Алар китапны уку түгел, тыңлау мөмкинлеге бирә. Гомумән, аудиокитаплар иң башта сукыр кешеләргә дип эшләнгән.

Белгечләр белдерүенчә, кызганычка каршы, китап уку тиз генә модага кермәячәк. Гомумән, китап укыган кешеләр саны елдан-ел азая. Кеше хәзер китап уку түгел, озын видеоязма да карамый. Шушы елдан Кытайда 10 секундлы видеоязмалар модага кергән. Аларның безгә дә килеп җитүе ихтимал.


Сәбәпләре нинди?


“Ни өчен китап модада түгел?” – дигән сорау күпләрне борчыйдыр. Чыннан да, эчтәлеге бай булган әсәрләр шактый күп. Белгечләр биредә киңкүләм мәгълүмат чараларының да гаебе бар дип белдерә. Көне-төне телевизорда компьютер уены, заман киносы һәм башка әйберләр күрсәтәләр. Әмма ниндидер яңа китап чыгу турында бернинди мәгълүмат та юк. Ә кешенең заман белән бергә атлыйсы килә. Шуңа күрә гаджетлар китаплардан өстенлек ала, аеруча яшьләр арасында. Шулай ук, китапларны артистлар тарафыннан да пропагандалау юк. Димәк, алар да китап укымый. Ә яшьләр үзләренең кумирларына охшарга тырыша...

Яшьләрнең китап укымавының тагын бер мөһим сәбәбе – ата-ананың китап укымавы. Һәр бала күп нәрсәне алардан күрә. Балалар үзләре китап белән кызыксына башлый алмый. Әлбәттә, кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Өлкәннәрнең дә китап укымавы аңлашыла. Бүген китап укыйсың килсә дә, аны кулга алырга вакыт юк. Әмма һичьюгы бала йоклатканда, әкият укырга мөмкин бит!

Белгечләр фикеренчә, яшьләрнең китапка кызыксынуы югалуда мәктәпнең дә өлеше зур. Бүген укытучы укучының әсәрне уку-укымавын тикшерми. Ул күбрәк укучыны тиз укырга өйрәтә. Аның нормативы да бар: укучының бер минутка ничә сүз укуын тикшерәләр. Әмма әсәр укуда тиз уку кирәк микән ул? Кеше китап укыганда андагы хәл-вакыйганы үзенең күңеле аша үткәрә.

Шулай ук, белгечләр белдерүенчә, китап укымауның тагын бер сәбәбе – заманыбыз. 1990нчы елларда балаларга ата-анасы йоклар алдыннан китап укыса, бүген мультфильм куялар. 2000нче еллар баласы өчен гаджетлар дөньясы туды, һәм кечкенәләр алардан куллана башлады. Чөнки моны тормыш таләп итә. Баланың кайда булганын, нишләгәнен кесә телефоны ярдәмендә беләбез. Ансыз бүгенге тормышны күз алдына да китереп булмый.

Әлбәттә, бөтен кешене дә укымый, дип әйтеп булмый. Укучылар да бар. Әмма алар да күбесенчә үзенең эшенә кагылышлы китапларны сайлый. АКШ белгечләре былтыр үткәргән тикшеренүләр күрсә­түенчә, китап укыганнарның 93 процентын бизнеска кагылышлы язмалар кызыксындыра икән. Ул китаплар гади җөмләләрдән тора һәм күбесенчә кешеләргә заманча җиһазларны бизнес өлкәсендә ничек кулланырга икәнлеген аңлата. Шулай ук, тикшеренүләр нәтиҗәләреннән укучыларның электрон китапларны күбрәк сатып алуы ачыкланган. Димәк, китап укысалар да, гаджетлар кулдан төшми.


Алда ничек булыр?


Бүген: “Мин китап укырга яратам”, дип әйтсәң, үзеңнән көләргә дә мөмкиннәр. Чыннан да, китап укыган кешенең уйлары да икенче төрле була бит. Ә китап укымау бик күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин. Бүген Интернет челтәрендәге язуларны карасаң, һәр сүздә берничә хатага юлыгасың. Димәк, китап укымау бөтенләй наданлыкка китерергә мөмкин.

Белгечләр белдерүенчә, бүгенге гаджетлар кешеләрне роботка әйләндерергә мөмкин. Чөнки без шуларны кулланганда, яныбыздагы кешене күрмибез дә, ишетмибез дә.

Бер урыс теле укытучысы шундый хәлне сөйләп үтте. Урыс теленнән диктант язганда укучы “что” сүзен “чо” дип язган. Укытучы хаталар өстендә эшләгәндә укучыдан: “Син “т” хәрефен куярга оныттыңмы?” дип сораган. Укучының җавабыннан соң елыйсылар килде: “Юк, “че” дип язмакчы идем, бүген барысы да шулай сөйләшә”.

Элегрәк: “Белемле беләклене җиңәр”, диләр иде. Бу дөрес тә соң, әмма белемлеләр калмаса, нишләрбез икән?


Сәхифәне Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.
Читайте нас