Ике көн элек "Салават Юлаев" командасы "Авангард"тан җиңелде. Бу юлаевчыларның җанатарларын борчуга салды. Шуларның берсе - кечкенә Алан трибунада утырганда ук күз яшьләрен тыя алмаган...
Аның әнисе бу видеоны социаль челтәрдә урнаштырган. Малайның ихлас кичерешләре юлаевчыларны битараф калдыра алмаган. Алар Аланны тренировкага чакырган, үзләре белән таныштырган һәм кәшәкә бүләк иткән.
Бүген команда тагын уенда. Алар җиңәргә тиеш. Сүз биргәннәр.