+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 сентябрь 2019, 07:08

Хатынын пычак һәм кайнар су белән җәзалаган

Моңа кадәр дә ул шушы ук хатынын имгәткәне өчен ирегеннән мәхрүм ителгән булган.

Моңа кадәр дә ул шушы ук хатынын имгәткәне өчен ирегеннән мәхрүм ителгән булган.
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә бергә яши торган хатынын җәзалаган иргә карата хөкем карары чыгарганнар.
2019 елның 23 февралендә бу ир көнчелеге аркасында хатыны белән талаша. Талаш сугышка әверелә - ир-ат хатынга типкәли башлый. Шуннан соң ул пычак ала һәм хатынның маңгаена пычак очы белән төртә. Аңа бу гына җитми, ир-ат чәйнек алып, хатынына кайнар су сибә.
Бу ир-ат судта үз версиясен әйтә, саксызлык аркасында хатынын имгәткәнен сөйли.
Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Шушы ук хатынны кыйнаган өчен аны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Хәзер суд бу кешене 1 ел 2 айга гомум режимлы колониягә озаткан.
Бу хакта "Интертат.ру" хәбәр итә.
Бер ел узгач, җәллад тагын шушы ук хатынга кайтырмы икән?
Читайте нас