+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 сентябрь 2019, 13:56

"Росгвардия"нең ике җитәкчесе үз-үзенә кул салган

Сәбәбе нидә?

Сәбәбе нидә?
"Росгвардия"нең рәсми вәкиле Валерий Грибакин хәбәр итүенчә, ведомствоның ике хезмәткәре бер көн эчендә үз-үзен үтергән. "Әлеге фактлар буенча тикшерү үткәрелә", - диде ул.
Грибакин тикшерү барышында бу хәлнең барлык шартлары ачыкланачак, дип өстәде.
Бу хәлләр Вологда һәм Иваново өлкәләрендә булган.
Вологда өлкәсендә суицид актын ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе югарыдагы бүлекчә тарафыннан тикшерү вакытында ясаган. Ә Иваново өлкәсендә штаб начальнигы үз теләге белән дөньядан китәргә булган, диелә хәбәрдә.
Хезмәттәшләренең сүзләренә караганда, Ивановода җанын кыйган "Росгвардия" майоры лаеклы хезмәткәр булган. Соңгы вакытта ул пенсиягә чыгу турында рапортлар язган, ләкин аңа рөхсәт итмәгәннәр һәм төрле вазыйфаларга билгеләгәннәр.
Бу хәлләр кичә булган.
Читайте нас