Самолетны кукуруз басуына утыртып, бик күп пассажирларны үлемнән коткарган экипаж зур бүләк алган.
Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев аларны бокс буенча дөнья чемпионаты финалына мактаулы кунаклар буларак чакырган һәм тантаналы шартларда фатир ачкычлары тапшырган.
Очучылар Дамир Йосыпов белән Григорий Мурзинга һәм биш бортпроводникка Екатеринбургның бер бистәсендәге яңа йорттан берәр бүлмәле фатир бирелгән. Анда ремонт ясыйсы да, җиһазлар сатып аласы да юк, фатирлар җиһазландырылган һәм кирәкле техника белән тәэмин ителгән. Кер дә яшә!
Дамир Йосыпов мондый игътибары өчен өлкә җитәкчелегенә зур рәхмәт белдергән.