Әгәр бер ай эчендә җитешсезлекләрне төзәтмәсә, Башкортстанның чүп-чар җыю операторларының берсе белән саубуллашырга мөмкиннәр.
Бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров "Дюртюлимелиоводстрой" компаниясенең — 2нче һәм 4нче зоналар буенча оператор 30 көн эчендә (18 сентябрьдән) ачыкланган кимчелекләрне бетерергә тиешлеген хәбәр итте. Әгәр дә әйтелгән вакытта эшләр башкарылмаса, аның белән саубуллашырга туры киләчәк, диде ул.
Исегезгә төшерәбез, операторның хезмәтләндерү зонасына Агыйдел, Нефтекама, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешлы, Яңавыл районнары керә.
Элегрәк, кайбер чыганаклардан билгеле булуынча компания банкротлык чикләрендә торган. Төбәк операторы вәкиле аны расламаган, Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында бу мәсьәлә буенча шәрехләрдән баш тартканнар.
Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазылов бүген төбәк җитәкчелегенә компаниянең җыелган бурычларын әкренләп түли һәм техника сатып ала башлавын хәбәр итте. Аның җитәкчелеге көн саен министрлык алдында проблемаларны хәл итү өчен нинди чаралар күрелүе турында хисап тота.
"Минем кемне дә булса куу максатым юк, мин һәрвакыт теләгән һәркем белән эшләргә әзер, - диде Радий Хәбиров. – Ләкин әгәр дә алар бу вакыт эчендә эшләрен җайга салмаса, димәк, без катгый чараларга барабыз".
Шулай ук республика җитәкчесе муниципалитетлар башлыкларының игътибарын барлык операторларга ярдәм итәргә кирәклегенә юнәлтте.