+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 16:50

"Бу фильмны гаилә белән карарга киңәш итәм"

Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмә барышында Радий Хәбиров башкортстанлыларга "Сестренка" фильмын карарга тәкъдим итте. Ул 22 сентябрьдә "Башкортостан" дәүләт концерт залында үткән премьерада үзе булган.

— Мин сезгә барырга киңәш итәм. Фильм яхшы. Хатыныгызны да алыгыз, - диде республика җитәкчесе. - Ул безнең республика, безнең турында. Безнең республика турында мондый күп һәм матур сүзләр күптән әйтелмәде һәм күренмәде. Мәктәпләр белән карарга кирәк. Тарихыбызга, табигатебезгә, кешеләргә карата шундый мәхәббәт белән төшерелгән фильм. Барысына да киңәш итәм.
"Сестренка" нәфис фильмы — Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән драма. Фильм төшерү белән Русия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге Фонд ярдәме белән "Мотор Фильм Студия" кинокомпаниясе шөгыльләнде. Русия прокатына картина 19 сентябрьдә чыкты.
Читайте нас