Бер атна эчендә Башкортстанда 165 янгын булды, ике кеше һәлак булган һәм биш кеше коткарылган. Бу хакта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров хәбәр итте.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын җылылык сезоны башлануга, шулай ук кешеләр җылыту приборларын күпләп куллана башлауларына юнәлтте.
"Янгын хәбәрчеләре санын арттырырга кирәкме? Әллә алар җитәрлекме?" - дип сорады Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесеннән Радий Хәбиров.
"Без хәзер тагын бер категория - 55 яшьтән өлкән һәм ялгыз яшәүче аз керемле гражданнарга бушлай янгын хәбәрчеләре бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәбез", — дип җавап бирде Фәрит Гомәров.
Төбәк җитәкчесе әлеге башлангычны хуплады һәм аны кышка кадәр тормышка ашырырга кушты.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе шулай ук республика халкына мич ягулыгы һәм электр җиһазларын ремонтлауда ярдәм итү башлангычын да җиткерде. Бер ремонт суммасы 10 мең сумга бәяләнгән. Гомум сумма биш елга 350 миллион сум тәшкил иткән.
"Бу чаралар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тупас бозу очракларын бетерергә ярдәм итәчәк", — дип өстәде Фәрит Гомәров.
Радий Хәбиров янгыннарда һәлак булучылар турында статистика белән кызыксынды.
"Узган ел белән чагыштырганда, бүгенге көндә алар алты кешегә азрак", — дип җавап бирде дәүләт комитеты рәисе.
"Бу бик аз. Кышкы-язгы сезон тәмамлангач, башка нәтиҗәләр булыр дип өметләнәбез. Сез кеше гомерен саклап калырлык тәкъдимнәр кертегез. Кирәк икән, башлыклардан авыл хакимияте башлыклары белән сөйләшүне һәм йорт саен йөреп чыгуларын сорыйк. Еш кына: ялгызлар, аз керемлеләр яки эчкечеләр һәлак була. Алар барысы да - кешеләр. Безгә моның белән көрәшергә кирәк, — дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.