+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 09:49

Иремнән: "Талак, талак, талак", - дигән СМС-хәбәр килде...

Уфада туып үскән хатын ире белән ни өчен аерылганын һаман да белми...

Заманча технологияләр тормышыбызны чамадан тыш җиңеләйтте, ахры. Бүген гаиләне таркату эшен дә телефоннан гына башкаручылар бар.
Уфада туып үскән Аиша ире белән Англиягә күчеп китә. Бер көнне ире аңа телефоннан "Талак, талак, талак" дигән СМС-хәбәр җибәрә. Ир бу вакытта командировкада була, сәбәпләрне аңлатып тормый. Аиша урындагы муллага моның турында сөйләгәч, дин әһеле иренең аннан аерылганы турында хәбәр итә.
Гомумән, дөнья буенча мондый хәлләр соңгы вакытта еш очрый. Дин әһелләре гаиләне таркатканчы, бу очракның һәркайсын җентекләп өйрәнергә чакыра. Ир агрессив вакытында шундый хәбәр язганмы, әллә шаярырга гына теләгәнме - ачыклау кирәк. "Гомумән, мөселман хатын-кызларына бу уңайдан да сабыр булу мөһим", - ди алар.
Читайте нас