2 ай элек 22 яшьлек кызда бик сирәк очраучы авыру ачыкланган. Кыз күз яшьләре белән түгел, кристаллар белән елый.
Табиблар аңлатуынча, күз яшенең составы канга якын. Ә күз яшенең тиз арада кристаллга әйләнүе анда тозлар күп булуы белән бәйле булырга мөмкин.
Офтальмолог Татьяна Шилова әйтүенчә, организмда матдәләр алышынуы бозылганда мондый кристаллар бавырда, бөердә дә барлыкка килергә мөмкин.