"Миңа Стәрлетамакта агып җыела торган сулар торышын күрсәттеләр. Чәчләр үрә тора. Күрәсең, Башкортстанның сода компаниясеннән мондый зыян киләдер. Сезгә ведомствоара эшче төркем оештырырга кушам, - дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәшировка. — Анда барып бу хәлгә ачыклык кертегез. Бәлки башка предприятиеләр дә гаепледер. Зыян килгән очракта үзләреннән ул зыянны каплатырга кирәк".