+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 17:52

Ялган аракы сатучыга 1000 000 сум штраф салганнар!

Йорт шартларында спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата җәза катгыйлатылды. Моны Мәләвездә яшәүче бер ир үз җилкәсендә татыган.

Йорт шартларында спиртлы эчемлекләр сатучыларга карата җәза катгыйлатылды. Моны Мәләвездә яшәүче бер ир үз җилкәсендә татыган.
43 яшьлек ир законсыз хәмер җитештергән һәм саткан өчен бер миллион сум күләмендә штрафка тарттырылган. Бу хакта Башкортстан прокуратурасы хәбәр итә.
Ул гаражында этил спиртын, су һәм төрле тәмләткеч өстәмәләр кушып, ялган аракы ясаган. Алынган суррогатка ул төрле маркадагы этикеткалар ябыштырып, сатуга әзерләгән пыяла шешәләргә тутырган.
Хокук саклау органнары аның гаражыннан 6000 литрдан артык спиртлы продукция, аны җитештерү һәм тутыру өчен җиһазлар һәм 2000 меңнән артык буш шешә алган.
Ир үз гаебен таныган. Мәләвез районы суды аңа бер миллион сум штраф салган. Контрафакт хәмер юк ителәчәк.
Читайте нас