+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 08:44

Зиратта үлгән ир мәете табылды

19 сентябрь көнне Уфада мөселман зиратында ир-ат мәете табылган.

19 сентябрь көнне Уфада мөселман зиратында ир-ат мәете табылган.
«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, койма һәм һәйкәл арасында яткан таркала башлаган ир гәүдәсен зиратка килүчеләр тапкан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул - 60 яшьләр тирәсендәге сукбай ир.
Төбәк Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Ир-атның үлеменең сәбәпләрен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнгән. Шулай ук аның шәхесе ачыклана.
Читайте нас