+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 сентябрь 2019, 20:21

14 октябрьдә Башкортстан санлы телевидениегә күчәчәк

14 октябрьдә Башкортстан санлы телевидениегә күчәчәк. Бу хакта Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

14 октябрьдә Башкортстан санлы телевидениегә күчәчәк. Бу хакта Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Санлы телевидение сигналы булмаган территорияләр исемлегенә барлыгы 1 259 торак пункт кергән. Бу, барыннан да элек, төбәкнең катлаулы рельефы белән бәйле. Йортларны карап чыгу мәгълүматларына караганда, 70 799 йортның 25 882се санлы телевидениене карый алмавы ачыкланган. Ел башыннан аларның 24 477се тоташтырылган.
Республиканың 7 меңнән артык кешесе дәүләт ярдәменнән файдаланды. Юлдаш җиһазлары 5 меңнән артык йорт хуҗалыгында урнаштырылган. Санлы кушымталар алу өчен 1723 кеше компенсация алды.
Радий Хәбиров халыкка санлы телевидениегә күчү турында хәбәр итү эшен көчәйтергә кушты.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, район җитәкчелегенә ике атна дәвамында авыл биләмәләре башлыклары белән киңәшмә үткәрергә, көн тәртибенә "санн"га күчү, янгын хәбәрчеләре урнаштыру һәм легаль булмаган хәмергә каршы көрәш мәсьәләләрен кертергә кушты.
Читайте нас