Бу фаҗига 23 сентябрьдә иртән булган, дип хәбәр итә "Яңавыл таңнары" гәзите. Станция җитәкчесе Данил Таҗтдинов белдерүенчә, кыз йөк озатыла торган дүртенче һәм алтынчы юлларны үтеп, вагон астына кергән һәм йөк поезды кузгалып, аның башы өзелгән. Һәлак булучының шәхесе ачыкланган. Ул 15 яшьлек Яңавыл кызы, мәктәп укучысы. Нишләп ул рельсларда йөргән - монысы әлегә билгесез. Тикшерү бара. Әти-әниләренә Ходай сабырлык бирсен инде.