+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
24 сентябрь 2019, 03:44

Балаларны бәлалардан курчалыйк!

Көнгә чыксаң, балалар һәм үсмерләрнең юл-транспорт фаҗигасендә авыр тән җәрәхәтләре алуы, һәлак булуы хакындагы кызганыч хәбәр­ләр ишетелеп кенә тора. Үсеп килүче буынны мон­дый җан өшеткеч хәлләрдән курчалау без, өл-кәннәрнең – әти-әниләренең, тәрбиячеләренең төп бурычы ул. Бу җәһәттән Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында даими эш алып барыла.

Көнгә чыксаң, балалар һәм үсмерләрнең юл-транспорт фаҗигасендә авыр тән җәрәхәтләре алуы, һәлак булуы хакындагы кызганыч хәбәр­ләр ишетелеп кенә тора. Үсеп килүче буынны мон­дый җан өшеткеч хәлләрдән курчалау без,

өл-кәннәрнең – әти-әниләренең, тәрбиячеләренең төп бурычы ул. Бу җәһәттән Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында даими эш алып барыла.


Күптән түгел безнең балалар бакчасында юл хәрәкәте хәвефсезлеге темасына багышланган чираттагы чара оештырылды. Ул балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә бик фәһемле булды.

Юл хәрәкәте хәвефсез-леге турында сөйләп аң­ла­ту бер нәрсә, ә менә аның кагыйдәләрен уен, бәйгеләр, викторина рәве­шендә үзләштерү балалар өчен күпкә кызыклырак. Мондый форматта ул аларның хәтеренә дә яхшырак сеңә.

Бу юлы “Ләйсән”дә тәр­бияләнүчеләр өчен “Юл бил­геләре иленә сәяхәт” оештырылды. Сәяхәттә кызларны һәм малайларны билгеле персонаж Степа ага һәм кечкенә кызчык Мәрьям озатып йөрде, кирәгенчә ярдәм күрсәтте. Чара бик күңелле килеп чыкты. Степа ага шаян сүз, шигъри сөйләм белән балаларга юл хәрәкәте хә-вефсезлеге кагыйдә­ләрен искә төшерергә булышты. Төрле спорт бәйгеләрендә дә ул бик актив катнашты. Ә кечкенә Мәрьям үзенең кызыклы сораулары, җыр-биюләре белән чарага бәйрәм рухы өстәде.

Балалар барлык уен­нарда да зур теләк белән катнашты. Автобус тукталышында үзеңне ничек тотарга, юл аша кайдан чыгарга һәм башка сорауларга җавап бирделәр. Теманы яктыртучы табышмаклар әйтелде, җыр-биюләр башкарылды. Бер сүз белән әйткәндә, чара бер тында узды. Аның нәтиҗәләре күрсәтүенчә, безнең балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар юл хәрәкәте хәвеф-сезлеге кагыйдәләрен яхшы белә! Без, остазлары, аларның юллары һәр-чак имин булыр дип ышанабыз.


Гүзәл Вәлиева,

Наилә Дәүләтова,

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасы логопед-укытучылары.




Шул ук вакытта...


Юлда – җәнлекләр!


Машина йөртү водительдән җитди игътибар таләп итә. Шәһәр урамы, яки трассамы ул, шофер кайда да күңелсез хәлгә очрарга мөмкин. Бүген телевизорда күрәсең: кешеләр юл-транспорт һәләкатенә эләгеп вафат була, төрле тән җәрәхәтләре ала. Әмма кешеләр генә юл-транспорт һәлакәтенә генә очрамый икән. Күптән түгел Дүртөйле – Нефтекама автомобиль юлы­ның 16нчы километрында Дүртөйле шәһәрендә яшәүче, район эчке эшләр бүлегендә эшләүче хатын-кыз авариягә очрый. Аның автомобиле каршысына поши килеп чыккан. Нәтиҗәдә – поши үлгән, ханымның “тимер аты” ватылган. Ярый әле үзе ул кадәр зарар күрмәгән: уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән котылган. Әйткәндәй, былтыр Дүртөйле районында аюны бәрдергәннәр иде. Бу очракта кем гаепле?

Күп кенә машина йөртүчеләр эт, песи яки тавык бәрдерүгә тиешле игътибар бирми һәм иң начары машинаны юарга туры киләчәк, дип саный. Тик шаһитлар гаеплегә машина китергән хокук бозу турында ЮХХДИ хез­мәтләренә хәбәр итсә, хәл җитди күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.

Ешрак юл-транспорт һәлакәтләренә песиләр эләгә. Юлга песи кебек җәнлекләр кинәт килеп чыкканда шофер игътибарлы булырга, кирәк булса, туктап калырга тиеш. Бу очракта ЮХХДИ хезмәткәрләре шоферның юл кагыйдәләрен бозу-бозмауларын тикшерергә тиеш. Машина йөртүченең гаебе табылса, аңа административ штраф салыначак, ә песинең хуҗасы мораль зыян китергән өчен, шоферны судка бирергә мөмкин. Ул вакытта водительга зур штраф каралырга да мөмкин.

Нинди зурлыктагы җәнлекне таптату юл-транспорт һәлакәте буларак классификацияләнә? Сүз хайваннарны үлемгә, яки җитди зыян китергән хәл турында бара. Ягъни машина җәнлекне бәрдергән икән, аны йөртүче кагыйдә буенча туктарга, авария тукталышы билгесен куярга һәм ЮХХДИга бу турыда хәбәр итәргә тиеш.

Әлеге вакытта суд тәҗрибәсе җәнлекләр белән бәйле һәлакәтләрнең артуын күрсәтә. Хайванны таптатып, аварияләрне дөрес рәсмиләштерү җитди җәзадан котылырга ярдәм итәчәк. Штрафны шулай да түләргә туры киләчәк, әмма машина йөртү хокукы автомобиль хуҗасында калачак.

Штрафларның күләме җәнлекнең зурлыгыннан билгеләнә. Эре булмаган кыргый хайваннар һәм кошлар (төлке, бүре, куяннар һәм башкаларга) – 100 сумнан 1000гә кадәр, болан, кабан, аюга 15 меңнән 30 меңгә кадәр штраф каралган. Йорт хайваннары (үрдәк, каз, песи, эт һ.б.) штрафлар 5 меңнән башлана. Әмма бу очракта күп нәрсә хайванның хуҗасыннан торачак.

Юл-транспорт һәлакәтләрендә кыргый җәнлек үлеменнән урман хуҗалыгына килгән зыян күләменнән (мех, ит, нәсел һ.б.) чыгып штраф күләме исәпләнә.

Кыргый хайваннар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе машина йөртүченең тизлеген арттыру дип санала.

Күптән түгел Уфада бер машина бәйдә йөргән этне бәрдерә. Машина йөртүче бу һәлакәтне үзенең игътибарына лаек дип санамый һәм бу урыннан китә. Арытаба этнең хуҗасы авария ясалган йорт алдында торган видеокамера ярдәмендә бу хәлне теркәп, водительне судка биргән.

Нәтиҗәдә, шоферга түбәндәге гаепләүләр бирелә: юл-транспорт һәлакәте урыныннан китү, ишегалды территориясендә тизлек режимын арттыру, авариягә эләккән җәнлеккә ярдәм күрсәтмәү. Гаепләү ягы мәгълүматларына караганда, шофер 1,5 елга хокуктан мәхрүм ителү, тизлекне арттырган өчен административ штраф түләү, җәнлек хуҗасына матди һәм мораль зыян өчен акча түләү җәзалары яный. Әлегә суд үзенең карарын чыгармады, әмма бу очракта машина йөртүче закон кулыннан кача алмас дип уйлыйм.

Шулай ук, җәнлекләр йөргән урында ЮХХДИ хезмәткәрләре тиешле билге куярга тиеш. Андый билге булмаган очракта, водительләр ЮХХДИ хезмәткәрен дә судка бирергә мөмкин.

Бәлки, бу очракларда водительләргә закон бик каты да каралгандыр. Чыннан да, водительләр җәнлек ни эшләячәген белми. Шуңа да карамастан, машина йөртүчеләр кайда гына йөрсәләр дә, юл кагыйдәләрен үтәргә тиеш.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас